Ана мәхәббәте безне җылыта (6+)

24 ноябрь көнне 17 нче санлы китапханәдә Әниләр көненә багышланган «Ана мәхәббәте безне җылыта» дигән акция үтте. Китапханәче бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, аны төрле илләрдә ничек билгеләп үтүләре турында сөйләде. Балалар бик теләп әниләр, балалар, гаилә турында шаян табышмакларга җавап тапты, мәкальләрне искә төшерде, «Минем әнигә мөнәсәбәтем», «Сүзне тартмачыкка сал», «Безнең әниләр» уеннарында катнашты. Балалар белән берлектә чәчәк ясау буенча мастер-класс үтте, анда алар әниләренә рәхмәт сүзләре язды. Әниләргә матур теләкләрдән торган йөрәк формасындагы котлау квилты булдырылды. Чара азагында балалар «Ана мәхәббәте белән матур бу дөнья» дигән китап күргәзмәсе белән танышты.

Поделиться: